Бәзәкә авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Үткәннәр турында хәтердән башка киләчәк юк" дип исемләнгән патриотик акция узды.
Безнең ата-бабаларыбыз өлешенә зур сынау булды, алар дәһшәтле сугыш кичерделәр, ул бөтен кешелек дөньясына бәла алып килде һәм һәр гаилә өчен зур кайгы булды. Акция көнендә чарада катнашучылар үзләренең туганнарының - Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, тыл ветераннарының фотосурәтләрен алып килделәр һәм ни өчен бүләкләнүләре, сугыш елларында кайда эшләүләре турында сөйләделәр. Аннары бу фоторәсемнәр «Хәтерлибез, яратабыз, горурланабыз»дигән стендка беркетелде. Катнашучылар игътибарына шулай ук Бәзәкә авылының "Үлемсез полк" материаллары, "бәзәкәлеләр - Бөек Ватан сугышы ветераннары"альбомы; 1944 елның 21 июнендә гвардия старшинасы Нигъмәтуллин Гәрәй Моратовичка бирелгән белешмә, «Кар десанты»сугышчыларыннан бәзәкәлеләргә хат тәкъдим ителде.