Җиңү көне-ул күз яшьле бәйрәм! Шул истәлекле көннән 77 ел узды. Инде сугыш акрынлап тарихка кереп, тарих дәреслекләре битләре булып кала. Җиңү хөрмәтенә салютлар яңгырый, әмма нидер әйтелмәгән булып кала бирә. Бөек Ватан сугышы турындагы барлык сорауларга да китапларда җавап эзләргә генә кала.
Бөрешле авыл китапханәсе «Самара өлкә балалар китапханәсе» оештырган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» XIII Халыкара акциясендә катнашты.
Китапханәче Соловьева Ф.балаларга үз йортларын һәм туганнарын кырыс илбасарлардан саклаган солдатларның батырлыгы һәм кыюлыгы, ирләре, абыйлары һәм әтиләре фронтка киткән хатын-кызларга һәм балаларга ничек авыр яшәүләре, алар җилкәсенә бөтен авырлыклар төшүе, Совет сугышчылары тынычлыкны саклап калулары һәм бөтен ил өчен ирек яулаулары турында сөйләде. Бу хакта күпме генә вакыт узмасын, беркайчан да онытмаска кирәклеген әйтте. 1-8 сыйныф укучылары өчен «Сугыш турында хәтерне безгә китап калдыра»дигән кычкырып уку үткәрелде. Лев Кассилның «Твои защитники», «Огнеопасный груз», Петр Федоренконың «Компас Павлика Рыбакова», Евгений Воробьевның «Тринадцатый лыжник», Сергей Алексеевның «Орлович-Воронович»китапларыннан өзекләр укыдылар.