Балалар китапханәсендә 1 «А» сыйныф укучылары өчен (укытучысы Захарова В.Ф.) Бөтендөнья Кояш көненә багышланган «Һәрвакыт булсын кояш» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
Балалар язгы бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. «Кяш турында нәрсә беләсез? дигән сорауга балалар китапханәчене үзләренең белемнәре белән шатландырдылар, иң зур йолдыз турында бик күп кызыклы һәм танып-белү мәгълүматларын сөйләделәр. Шулай ук бик теләп табышмаклар чиштеләр, тәкъдим ителгән уеннарны уйнадылар: «Кайнар кояш» һәм «Кояшлы викторина». Очрашу барышында к.Д. Ушинскийның «Кояш һәм Җил»хикәясе укылды. Очрашу «Как львенок и черепаха пели песню» дигән мультфильм карау белән тәмамланды.