Енабердино авыл китапханәсе язучылар һәм шагыйрьләргә, удмурт халкының герой - балаларына багышланган «Дуно Вормон» (кадерле Җиңү) дип исемләнгән әдәби музыкаль композиция әзерләде һәм үткәрде.
Явыз сугыш елларын искә төшерделәр, удмурт язучылары әсәрләреннән шигырьләр һәм өзекләр укыдылар. Өлкән сыйныф укучылары балаларга рота командиры булган Филлип Кедров, хәрби корреспондент Игнатий Гаврилов, командир урынбасары - Михаил Петров, шофер Степан Широбоковның фронт юллары турында сөйләделәр. Сугышның икенче көнендә беренче удмурт шагыйрәсе Ашальчи Оки фронтка киткән. Сугышның беренче көннәреннән үк Удмуртия шагыйрьләре язган җырлар, шигырьләр, сатирик такмаклар барлыкка килә. Чарада балалар башкаруында җырлар һәм такмаклар яңгырады. Чарага стенд бизәлгән иде.