1. Суда куркыныч тудыручы әйберләр: субайлар, ташлар, чүп-чар; чоңгыллар; суүсемнәр; дулкыннар.
2. Рөхсәт ителгән һәм яхшы танылган урыннарда гына коенырга
3. Гади коткару чараларыннан файдалана белегез.
4. Коенырга иртән яки кич яхшырак, ул чакта сез пешүдән курыкмыйча яхшы ял итәрсез
5. Суга тиз генә керегез һәм коену вакытында хәрәкәтсез басып тормагыз. Туңып калтырана башлагач, судан бик тиз чыгыгыз.
6. Ашагач ук, физик йөкләнештән соң (уен футбол, йөгерү һ. б.). су коенмагыз Туклану һәм коену арасындагы тәнәфес 45-50 минуттан да ким булмаска тиеш.
7. Салкын һавада җылыну өчен берничә җиңел физик күнегүләр ясагыз.
8. 30 минуттан артык су коенмагыз; су салкын булса, 5-6 минут вакыт җитә.
9. Колак авырулары булганда, суга баш белән аска таба сикермәгез.
10. Чумгач озак су астында калмагыз.
11. Судан чыккач, тәнегезне корытыгыз һәм шунда ук киенегез.
12. Хәтта җиңел арыганлыкны да сизеп, шунда ук ярга йөзегез.
13. Көзән җыеру - йөзү вакытында мускулларның ирекле булмаган авыруы. Югалып калмагыз, суда торырга тырышыгыз һәм ярдәмгә чакырыгыз
13.1. Көзән җыеру ваккытында үз-үзеңә ярдәм итү ысулларын кулланыгыз:
аякларны көзән җыерганда-сез тирән сулыш аласыз, аякларның зур бармакларын тотасыз һәм нык итеп үзегезгә тартасыз. аякның бот өлешен көзән җыерганда - аякны тездән бөклисез һәм артка таба нык кына кысасыз.
корсак мускулларын көзән җыерганда- тездән бөкләп куелган аякларны корсакка тартыгыз;
13.2. Исегездә тотыгыз: мәгълүм мускулларның хәрәкәте көзән җыеруның юкка чыгуын тизләтә;
әгәр көзән җыеру беткәч, тизрәк ярга чыгыгыз, чөнки көзән җыеру кабатланырга мөмкин.
13.3. Сезгә ярдәм күрсәткәндә коткаручыга ябышмагыз, ә аңа ярга алып барырга ярдәм итегез.
14. Батучыга ярдәм күрсәтү:
14.1. Әгәр кеше кул җитәрлек чикләрдә булса, тезләнегез яки су кырыена ятыгыз һәм аңа кулыгызны яки берәр предмет (колга, ишкәк, сөлге) сузыгыз.
14.2. Әгәр кеше ярдан ерак булса, аңа йөзә торган предмет (такта, коткару даирәсе) ташлагыз, әгәр бала батса, иң яхшысы балага бауда йөзә торган предмет ташлап, ул чакта сез баланы ярга тарта аласыз. Коткару даирәсен батучыга таба ташларга кирәк. Коткару даирәсе батучыдан метр- бер ярымга ераграк төшәргә тиеш, югыйсә сез зыян күрүченең өстенә сугарсыз.
Кешенең суда батканын күрәсез икән, бик гади һәм бик мөһим кагыйдәне истә тотыгыз: шундук ярдәмгә ташланырга ярамый! Үз хәлеңә, көчеңә, күнекмәләреңә аек акыл белән бәя бирергә кирәк. Куркып, каушап калган кеше үзен коткаручыны да батырырга мөмкин. Үз көчегезгә ышанмыйсыз икән, суга кермәгез. Тирә-якны карап алыгыз — еш кына җиһазландырылган пляжларда коткаручылар посты була.
Суга кергәч, батучы янына арттан йөзеп килергә тырышыгыз. Болай эшләү кешенең инстинкт буенча ярдәмчегә ябышып, аны төпкә сөйрәү ихтималын киметә. Зыян күргән кешене җилкәсеннән эләктереп алыгыз һәм аның ияген судан өстәрәк тотарга тырышыгыз.
Баткан кешене судан ярга чыгаргач, сулыш юлындагы суларны чыгару
Батучыны кырый белән әкренләп ярга таба тартыгыз. Бу гамәлләр аңа әйләнергә һәм су йотарга мөмкинлек бирмәячәк, шулай ук үзегезнең иминлекне дә тәэмин итәчәк.
Әгәр кеше каты өслектә ятмый яки башы артка киткән икән (бу очракта һава үпкәләргә түгел, ә ашказанына эләгәчәк), коткаручының бу гамәлләре файдасыз булачак.
Кешенең йөрәге типми башласа, хәл критик була. Бу очракта ясалма сулыш бирүне һәм йөрәккә туры булмаган массажны аралаштырырга кирәк. Сулыш бирү арасында күкрәккә 3-4 тапкыр басып аласы. Сүз уңаеннан, коткаручылар мондый операцияне ике кеше эшләсә, яхшырак дип киңәш итә.
Әгәр барысы да дөрес эшләнгән икән, зыян күргән кеше суны төкерә башлый. Бу мизгелдә аның башын кырыйга авыштырырга кирәк, юкса тагын суны йота башлаячак.
Зыян күргән кеше беренче тапкыр сулыш алуга аны күкрәгенә борып яткырыгыз, башын кырыйга борыгыз һәм берәр җылы әйбер белән ябындырыгыз. Соңыннан ашыгыч ярдәм чакыртырга һәм зыян күрүчене табибларга тапшырырга кирәк.