9 май көнне күп кенә авыл клубларында һәм мәдәният йортларында «Хәтер шәме»акциясе узды.Ул Россиянең барлык торак пунктларында уза. Шәмнәр 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше һәм Ватан өчен сугышларда һәлак булганнар хөрмәтенә кабындырыла. Дистәләгән елдан соң сугыш корбаннары турындагы хәтер совет кешеләренең барлык хәрби буыны вәкилләренең якты хәтере, фронттагы һәм тылдагы батырлыклары белән Бөек Җиңүне яулаган, тылдагыларның батырларча хезмәте белән тоташа. Кабызылган шәмнәр-фашизмны җиңгән халыкларның уртак кайгысы һәм кешелек хакына тарихи үткәнне бәяләүдә тирән рәхмәт һәм бердәмлек символы.