Менделеевскида РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина булды

2022 елның 13 мае, җомга

Менделеевскида эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина булды.

Беренче булып район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева һәм Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, АСИҮТ һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Ленар Әхмәтов белән бергә делегация, Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы территориясендә  урнашкан, Россиядә бердәнбер "Концерн Карпов" ҖЧҖ тонерлар җитештерүендә булды.

Аннары "Ил тәрәзәләре.РФ" пластик тәрәзәләр җитештерү предприятиесендә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International