15 май көнне Халыкара гаилә көнендә Монай авыл мәдәният йортында үрелгән баудан дага ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Элек — электән дага табу-бәхет, дип санаганнар.
Ә ул торакка чәчәк ату һәм иминлек җәлеп итәргә сәләтле.
Мавыктыргыч дәрес барышында балалар һәм өлкәннәр даганы өйдә элү традициясенең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, шулай ук гаилә иминлеген саклагычын әзерләгәндә исәпкә алырга кирәк булган төп кагыйдәләр һәм нечкәлекләр белән таныштылар.
Мастер-класста катнашучылар бәхет дагалары ясадылар, аларны мәхәббәт һәм тугрылыкны символлаштыручы ромашка чәчәкләре, муллык һәм гаилә иминлеге символы -карабодай һәм дөге ярмалары, байлык символы- тәңкәләр белән бизәделәр