"Без нинди җитезләр"

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

14 май көнне Енабердино авыл мәдәният йорты территориясендә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Без нинди ңитезләр"дип исемләнгән күңелле эстафета үткәрделәр.Безнең чараның максаты-балаларны спорт күңел ачу чаралары аша сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү. Чараны күңелле музыка астында разминкалар белән башлап җибәрделәр,аннары эстафета туплар, эстафета таякчыклары белән башланып китте. Ярышларда безнең җиңелүчеләр юк-дуслык җиңде. Ә дуслык, билгеле булганча, елмаюдан башлана. Соңыннан да "Улыбка" җыры астында флешмоб оештырдылар һәм барысы да татлы призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International