1994 елдан башлап 15 майда ел саен Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көнендә дә Енабердино Мәдәният йорты янындагы мәйданда "Минем яраткан гаиләм"дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды.
Балалар төсле буяулар белән асфальтта үз гаиләсен, яраткан уенчыкларын ясадылар.Чара барышында гаилә һәм дуслык турында җырлар яңгырады.Тиздән бөтен мәйданчык матур һәм якты рәсемнәргә бай булды. Барысы да татлы призлар алды.