"Татар халкының мәдәни мирасын саклыйк"

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

15 май көнне Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Татар халкының мәдәни мирасын саклыйк»дип исемләнгән мәдәният сәгате узды..Чараның максаты-халык традицияләрен саклау һәм яңарту, татар халкының рухи һәм традицион кыйммәтләрен пропагандалау, балаларны уеннар аша милли сәнгать кыйммәтләренә тарту.
Китапханәче балаларны татар милли киеменең тарихы, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырды. Китапханәче үзенең чыгышында тарихи әһәмияткә ия булган татар милли бәйрәмнәренә һәм милли уеннарына зур игътибар бирде. Балаларны барыннан да бигрәк "Түбәтәй" уены кызыксындырды. Халык уеннары дисциплина, ихтыяр, авырлыкларны җиңеп чыгуда үҗәтлек тәрбияләргә ярдәм итә, балаларны гадел һәм төгәл булырга өйрәтә.
Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Тойма мәдәният йорты "Түбәтәй" уены белән Татарстан халыкларының традицион «UenFest» уеннары фестивалендә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International