15 майда бөтен дөньяда иң изге, иң җылы бәйрәм- гаилә көне билгеләп үтелә. Шушы матур вакыйга кысаларында Песәй авыл китапханәсендә "Бөтен гаилә белән әдәби диңгез буйлап"дип исемләнгән әдәби-гаилә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә балалар белән әниләр чакырылган иде.
Бәйрәмне алып баручы китапханәче Рузалия Яраханова җыелучыларны бәйрәм белән котлады, аларга нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек теләде. Кызлар Алия һәм Лия искиткеч музыкаль бүләк тапшырдылар. Чара барышында әниләр һәм балалар "Сабый теле белән"," Халык зирәклеге сөйли"," Мин үз баламны беләмме?", "Әкиятне тап","Табышмаклар чиш" дигән конкурста катнаштылар. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм рәхәтләнеп биеделәр. Соңыннан барысы да "Читек бизәү"мастер-классында катнаштылар. Күңелле булды, барысы да кәнагать калдылар, күңел күтәренкелеге һәм татлы призлар алды.