15 май көнне Яр Чаллы шәһәренең «Витязь» спорт комплексында 8-9 һәм 10-11 яшьлек спортчылар арасында катнаш сугышчан көрәш буенча (ММА) «LEAGUE of YOUNG "Алтын Урда" турниры узды.
Көндәшлек югары иде, чөнки ярышларда Татарстан Республикасы, Башкортостан һәм Пермь крае спортчылары катнашты.
«Сатори» спорт клубы егетләре лаеклы һәм нәтиҗәле чыгыш ясадылар. Бик зур рух көче, бик яхшы физик әзерлек күрсәттеләр.
Клуб тарихында беренче тапкыр әлеге көрәш төре буенча алтын медаль яуладылар, бу, һичшиксез, алга барырга зур этәргеч бирә.
1 урын-Нурисламов Арсений, 8-9 яшьлекләр, 24 кг. га кадәр авырлык
2 урын - Балаев Әмир, 10-11 яшьлек малайлар, 46 кг. га кадәр авырлык
3 урын-Шелгунов Геннадий, 8-9 яшьлек малайлар, 39 кг. га кадәр авырлык
(Тренеры: Богатова Л.С. һәм Егоров А. Л.).
1 урын алган җиңүчеләр оештыручылардан акчалата призлар белән бүләкләнде.
Турнирны югары дәрәҗәдә оештырган һәм уздырган, ТРда МММ үсешенә керткән өлеше өчен Андрей Самцовка аерым рәхмәт.
Транспорт һәм ярдәм төркеме өчен ата-аналарга: Шелгунов Геннадий, Бадаев Ринат һәм Мөбарәкшин Эдуардка.аерым рәхмәт сүзләре: