Санитар-экологик икеайлык башыннан Менделеевскида 1000ләп агач утыртылган. Әлеге саннарны эшлекле дүшәмбе вакытында район җитәкчесе Радмир Беляев җиткерде.
Менделеевскидан Чаллы ягына чыгып «Яшел коридор» төзү башланды, үзәк район хастаханәсе территориясендә зәңгәр чыршыдан «Медиклар аллеясы» барлыкка килде, «Ушковлар утравы» паркында «Хәтер бакчасы» шулай ук 40 зәңгәр чыршы үсентесе белән тулыланды. Яшел үсентеләр утырту чаралары Менделеевскины төзекләндерү буенча гомуми программаның бер өлеше генә булып тора.
"Яз килү белән без шәһәрне төзекләндерү буенча глобаль эшләрне башладык. Шулай итеп, тимер юл каршында Дмитрий Иванович Менделеев сурәте төшерелгән яңа мурал пәйда булды. Быел "Аммоний" акционерлык җәмгыяте белән хезмәттәшлек итеп, тарихи шәхесләр темасына багышланган, Химиклар шәһәре үсешенә аеруча зур өлеш керткән мураллар сериясен торак йортларга кертергә планлаштырабыз. Пастернак, Менделеев, Ушковның бөек сүзләре-шәһәр пейзажын тулыландырачак", - дип планнары белән уртаклашты Радмир Беляев.
Менделеевскида муралларның яңа сериясен төшерүгә керештеләр инде.