16 май көнне хакимияттә район җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе булып узды.
Менделеевск районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Айдар Сәфәргалин район җитәкчесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп Константин Макаров билгеләнде.
Аннары яшь музыкантлар өчен «ЗВЁЗДЫ ИЗ ЗАВТРА» республика иҗат программасында югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән Менделеевск шәһәренең Советлар Союзы Герое М.С. Фомин исемендәге 1 нче урта мәктәпнең 7 «Г» сыйныф укучысы Яна Шалаумова бүләкләнде
Менделеевск шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбе җитәкчеләре һәм укучылары «Вдохновение Весна» 45 нче Халыкара фестиваль-конкурсында катнашучыларның һөнәри, педагогик осталыклары һәм беренче дәрәҗә Лауреатларын, югары дәрәҗәдә әзерләүләре өчен район җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Башта Радмир Беляев киңәшмәнең төп темаларын билгеләде-27 майда узачак Химик көнен бәйрәм итүгә әзерлек һәм шәһәрне төзекләндерү буенча эшләр башланган. Аннары ул узган атнадагы мөһим вакыйгалар белән уртаклашты.
Аннары көн тәртибенә күчтеләр.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе Екатерина Шиһапова Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чараларның ничек узуы турында сөйләде. Шәһәрдә дә, авыл җирлекләрендә дә бик күп чаралар узды.
Район җитәкчесе тагын бер кат бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрүдә актив катнашканнарга рәхмәт белдерде.
Шулай ук 2022 елның 1 маена Менделеевск районында хезмәт базарындагы хәл турында «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»ДКУ директоры Елена Мухамадеева сөйләде.
2022 елның 4 аенда мәшгульлек хезмәтенә 300 дән артык кеше (302) мөрәҗәгать иткән, шуларның 92 сенә туры килә торган эш эзләүдә ярдәм ителгән. Хисап чорында 27 кеше эш белән тәэмин ителгән (29,3%).
Эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 2022 елның апрель ахырына ел башы белән чагыштырганда бераз арткан. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28% тан 0,34% ка кадәр арткан. Татарстанның башка моношәһәрләре белән чагыштырганда, безнең районда эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән, шулай ук ул республика буенча күрсәткечтән түбән.