Роспотребнадзор: йогышлы тартышу авыруын профилактикалау турында

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртеп узганча, дача участогында эшләү, балык тоту, шашлыкка чыгу, велосипедларда һәм самокатларда йөрү төрле җәрәхәтләргә китерергә мөмкин. Гадәттә, без зур булмаган киселгән, пешкән һәм сыдырылган урыннарга тиешле игътибар бирмибез. Шуны истә тотарга кирәк, туфрак яра өслегенә эләккәндә, йогышлы тартышу авыруы (алга таба - столбняк) кебек куркыныч авыру килеп чыгарга мөмкин.

Столбняк-микроорганизм Clostridium tetani (столбня клостридиясе) токсины китереп чыгара торган иң авыр йогышлы авыруларның берсе. Столбняк авыруы  үлемгә дә китерә.

Кешенең столбняк инфекциясенә карата кабул итүчәнлеге бик зур.

Стобняк таякчыгы табигатьтә киң таралган. Ул туфракта урнашкан, шулай ук күп кенә йорт һәм кыргый хайваннар һәм кешенең эчәклегендә еш һәм зыянсыз яшәүчесе булып тора.  Авыру организмга яра өслеге аша үтеп кергәндә генә барлыкка килә. Шул ук вакытта җәрәхәтнең киң булуы мәҗбүри түгел, шактый зур булмаган тирән йомшак тукымаларның (мәсәлән, кадакка басарга) зарарлануы да җитә. Авыруны китереп чыгара торган токсин организмга зарарланган тире һәм сирәгрәк зарарланган лайлалы тышчалар аша үтеп керә. Пешкән өслек шулай ук йогышның керү капкалары булып хезмәт итәргә мөмкин.  Шул ук вакытта авыру тирә-юньдәгеләр өчен зарарлы түгел.

Столбняк белән төрле яшьтәге.кешеләр дә йогышлана ала.

Авыруның инкубация чоры 3тән 21 көнгә кадәр дәвам итә (минималь – берничә сәгать, максималь – 60 көн). Инкубация чоры никадәр кыскарак булган саен, авыру шулкадәр авыррак уза. Үлүчеләр күбрәк инфекциянең үзәк нерв системасына якынрак булуына бәйле, шуңа күрә баш яки гәүдә өлешендә җәрәхәт алу аеруча куркыныч.

Столбнякның төп симптомнары: иң аз ярсу булганда да: тавыш, яктылык, кагылыш көзән җыеру. Столбняк, кагыйдә буларак, тән температурасының югары булуы (40 - 42°С га кадәр), тир күп бүленеп чыгу, ашказаны-эчәк тракты спазмалары белән озатыла. Бик сирәк очракта гына аң буталу, саташу күзәтелә. 

Авыруның беренче симптомы-ашказан мускулларында көчәнеш барлыкка килү. Авыру авызын кыенлык белән генә ача яки ача да алмый.

Алга таба авыру үсеш алганда, көзән җыерулар озакка сузыла, кайчагында мускуллар, бәйләвечләр, сөякләр сыну булырга мөмкин.

Столбнякны дәвалауны медицина учреждениесендә үткәрергә кирәк. Авыруның инде үсеп килгән симптомнары вакытында антитоксик иммуноглобулинны кертү нәтиҗәсез.

Авыру кичергән кешеләрнең иммунитеты түбән,шуңа күрә столбняк  белән кабат зарарлану мөмкин.

Столбнякны профилактикалау:

Столбнякны профилактикалауның бердәнбер нәтиҗәле ысулы. үзенчәлекле профилактика  тора, махсус булмаган профилактика яраларны вакытында һәм нәтиҗәле эшкәртүдән һәм аларны дөрес дәвалаудан гыйбарәт.

Россиядә, Милли календарь нигезендә, столбнякка каршы профилактик прививкалар балаларга да, өлкәннәргә дә планлы тәртиптә прививка ясатыла. Иммунизация сабый яшеннән башлана һәм гомер буе билгеле бер вакыт белән (өлкәннәр өчен – һәр 10 ел саен) дәвам итә.

Тиренең бөтенлеген һәм лайлалы тышчалары бозылу, пешү һәм 3 дәрәҗә өшү нәтиҗәләрендә, хайваннар тешләгәндә, медицина хезмәткәре карары буенча столбнякка каршы ашыгыч профилактика үткәрелергә мөмкин. Шуңа күрә мондый очракларда медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International