2022 ел Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Камай авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Диләфрүз” түгәрәгенә йөрүчеләр татар халкының борынгыдан килгән йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен чагылдырган әдәби әсәрләр аша халкымның күңел җәүһәрләрен барладылар.
Күренекле шәхесләребез К.Тинчурин, Г.Бәширов, Г.Исхакый, Ф.Хөсни һәм башка язучыларыбыз иҗаты белән таныштылар. Милли йолаларга багышланган презентация ярдәмендә үткәннәрне искә төшерделәр. Бәйрәмнәргә багышланган җырлар тыңладылар. Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга, буыннан буынга җиткерергә иде аларны.
.jpg)
.jpg)
.jpg)