Сабыйларга бөҗәкләр һәрвакыт кызыклы. Алар аларны карарга, кайберләрен кулга алырга яраталар. Иң популяр, балалар өчен кызыклы бөҗәкләр- камка. Ул кечкенә, түгәрәк һәм тешләми. 18 май көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсе "Колосок" балалар бакчасында бу матур һәм файдалы бөҗәкләргә багышланган "Камкада кунакта" дигән мастер-класс үткәрде.
Балалар камканың зур файда китерүен белделәр, ул – ерткыч, әмма файдалы ерткыч булуын белделәр. Кошлар күп кенә бөҗәкләрне ашыйлар, әмма камкага тимиләр. Үзенең ачык якты төсе белән ул кошларны куркыта һәм аларны кисәтә: аны ашарга ярамый, ул бик тә тәмсез. Михаил Грозовскийның «Божья коровка» шигырен укыдылар, «Божья коровка улети на небеса...» шигырен искә төшерделәр. Дөрес, камканы учка алгач җылыдан, канатлар төзәтә һәм очып китә. Ә танышудан соң бергәләп пластилиннан камка ясарга керештек. Балалар бик тырышып үзләренең миниатюр шедеврларын ясадылар.