"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Менделеевск җирле бүлекчәсенең сәяси советы утырышы узды

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Бүген район җитәкчесе, җирле бүлекчәнең сәркатибе Радмир Беляев рәислегендә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Менделеевск җирле бүлекчәсенең сәяси советы утырышы узды.

Әлеге чарада сәяси советның 9 әгъзасыннан 7се катнашты.  Көн тәртибендә 5 мәсьәлә каралды.

Төп мәсьәләләрнең берсе түбәндәгеләр булды.

"Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе эшчәнлеге турында җитәкчесе Марат Гыймазетдинов сөйләде. Иҗтимагый оешма укучылар белән патриотик тематикага брейн-ринглар, медиа гвардия, мәктәп укучылары белән интернетта куркынычсыз тәртип буенча әңгәмәләр үткәрү кебек мөһим проектларны һәм акцияләрне тормышка ашыра.

Шулай ук мөһим момент - "Яшь Гвардия" җитәкчесе Марат Әмирхан улы үз вәкаләтләрен туктатты. Оешманың яңа җитәкчесе итеп Андрей Гриненко билгеләнде, ул хәзер "Яшьлек"яшьләр үзәге директоры булып тора.

Аннары 27 апрельдә Түбән Новгородта узган партия форумы материаллары буенча фикер алыштылар. Радмир Беляев барлык проектларны да өйрәнү һәм аларда активрак катнашу бурычын куйды, чөнки алар барысы да тормыш эшчәнлегенең төп өлкәләренә - сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт һәм башка өлкәләргә кагыла.

2022 елның 1 яртыеллыгында җирле партия, социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Әйтик, безнең районда "Бердәм Россия" эгидасы астында район предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре арасында Спартакиада һәм башка проектлар актив дәвам итә.

Шулай ук 23-29 май көннәрендә электрон алдан тавыш бирү (праймериз) үткәрүгә әзерлек бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International