8-17 яшьлек балалар тәрбияләүче гаиләләргә яңа пособиеләр алу өчен гаризалар кабул итү 1 майдан башланды

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 1 маенда 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалары булган түбән керемле гаиләләргә яңа түләү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Шул ук вакытта пособие 1 апрельдән билгеләнә. Ягъни, май аенда гариза биреп, апрель аенда балага 8 яшь тулган булса, гаилә ике айга – апрель һәм май айларына  акча ала.

Гаилә кеременең күләме пособие алу өчен мөһим шарт булып тора. Түләү яшәү төбәгендә җан башына уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Татарстан Республикасында ул 10733 сум тәшкил итә.

Төбәктә бала өчен яшәү минимумының 50, 75 яки 100% ын тәшкил итә торган яңа түләү күләме дә керемгә бәйле. Түләүнең база күләме-50%, ил буенча уртача 6 150 сум. Бу түләүне исәпкә алып, гаиләнең байлыгы бер кешегә яшәү минимумыннан барыбер кимрәк икән, пособие бала өчен төбәк яшәү минимумының 75% күләмендә билгеләнә. Бу түләүне исәпкә алып, гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан азрак булса, бала өчен төбәк яшәү минимумының 100% ына максималь пособие билгеләнә.

Искәртеп узабыз, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга төбәк яшәү минимумыннан 50% күләмендә акча алучы ялгыз ата-аналар, әгәр ул отышлырак булса, яңа түләүне рәсмиләштерә ала, тик бу очракта беренче түләү туктатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International