Соңгы вакытта безгә еш кына экскурсия төркемнәре килә. Туган якны, Татарстанда кызыклы урыннарны белгән Артур Тумаков социаль челтәрләрдә туристлар белән Ык Тамагына бару турында хәбәр бастырган: «Мондый гыйбадәтханә барлыгын белмәсәң, моны Әрмәнстан яки Грузия, хәтта Урта диңгездә дип тә уйларга була. Авылның Мәскәү өлкәсе белән бәйле зур сәүдә тарихы бар".
Чыннан да, Менделеевскиның күп гасырлык тарихы битараф калдыра алмый. Район уникаль табигать объектларына, мәдәният һәм архитектура һәйкәлләренә бай.