"Әзер бул!" бәйрәм программасыы

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

1922 елның 19 маенда пионерлар оешмасына 100 ел тула. 18 май көнне Ижевка авыл мәдәният йортында без шушы матур чор турындагы хатирәләр белән уртаклаштык. Ижевка урта мәктәбе укучылары өчен " Әзер бул!" бәйрәм программасы уздырылды.

Алып баручылар Л.Вәлиева һәм Ф. Нургалиева балаларга пионер оешмасының тарихы, пионер отрядлары эше турында сөйләделәр. "Виват Пионерия! ", "Вовкины дрова" ("Тимур һәм аның командасы" фильмыннан) видео-роликлар күрсәттеләр. Театр түгәрәгендә катнашучылар (Ижевка мәдәният йорты) "Аҗаган" уенын әзерләделәр һәм пионерларга багышлау үткәрделәр. Ижевка авыл мәдәният йорты директоры В.Пономарева  безнең музейда сакланучы пионерлар хәрәкәте атрибутлары һәм аларның билгеләнешләре турында кызыклы итеп сөйләде.
Бәйрәм кунагы, РФ гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре, пионерлар хәрәкәте ветераны, өлкән пионервожатый А. М. Затирко пионерлар хәрәкәтендәге эше белән уртаклашты һәм балаларга яхшы теләкләрен җиткерде, тырышып укуларын, югары үрләргә омтылуларын һәм югары җиңүләр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International