19 май-Пионерия көне! Бу дата уңаеннан Абалач авыл китапханәсендә китап укучылар игътибарына " 19 май-Пионерия көне!» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Егерме еллап инде пионерлар оешмасы юк. Кемдер хәтта аның булмавын сизми дә, ә кемнеңдер үткән чорлар буенча моңсу кичерешләре бар. Бәлки, алар балачакларын пионер лагерьлары, учак янындагы җырлар һәм пионерлар дружинасы штабы белән искә алалардыр. Пионер галстугын кияргә яки оешманың уставын яттан белергә йөкләмә кебек күңелсез вак-төякләр дә инде онытылган. Аның каравы, күңелле өмәләр, агачлар утырту, макулатура җыю, «Аҗаган» уены һәм пионер линейкалары хәтердә. Барлык теләүчеләр пионер оешмасы атрибутикасы, шулай ук әлеге оешма законнары һәм кагыйдәләре булган әдәбият белән таныша алалар.