Игьтибар - балалар!

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

"Игътибар-балалар! Бүген Менделеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы К.Р. Алгуатов «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең район буенча профилактика бүлеге начальнигы М. И. Халикулова белән берлектә шәһәр һәм район мәктәпләрендә профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Алар яшь велосипедта йөрүчеләргә юл өлеше янында куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәрттеләр, шулай ук велосипедта йөрүчегә  шлем,  пассив саклану чараларының нинди файда китерүе, шулай ук юл аркылы чыгу алдыннан велосипедтан төшеп җәяү чыгарга кирәклеге турында сөйләде.

Балаларга велосипедның иң тотрыксыз һәм куркыныч хәрәкәт чараларының берсе булуы турында да сөйләделәр, чөнки көтелмәгән тигезсезлек яки юлда бәрелү, кискен тоткарлану – болар барысы да куркыныч бәла-каза чыгарырга мөмкин, бу исә велосипедтан егылуга китерә, нәкъ менә биредә велосипедчыны пассив яклау чаралары ярдәмгә килә дә инде.

Балалар белән әңгәмәләр рәвешендә мондый профилактик чаралар мәктәп укучыларын мөмкин кадәр күбрәк кагыйдәләрне истә калдыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International