«Пионер-горур яңгырый!» танып-белү сәгате

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

19 май-пионерлар оешмасының туган көне, ул СССРда 100 ел элек барлыкка килгән. Бу көнне Монай авылы китапханәчесе тәрбияче белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен " Пионер-горур яңгырый!» дигән танып белү сәгате үткәрде.

Балалар пионер оешмасы тарихы турында кызыксынып тыңладылар, кемнең октябрятлар, комсомоллар икәнлеген белделәр, «пионер»сүзенең әһәмияте һәм килеп чыгышы белән таныштылар. Китапханәче пионерларның тышкы кыяфәте, пионер атрибутлары, пионерларның хезмәт һәм сугышчан батырлыклары турында сөйләде. Аларның батырлыгы, кыюлыгы  турында искә төшерделәр. Зур сугышның кечкенә геройлары: дүрт пионерга-Леня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей һәм Валя Котикка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое  исеме бирелде. Танып-белү сәгате ахырында пионерлар гимны яңгырады һәм режиссер Геннадий Сокольскийның «Пионерлар сараеннан Ивашка»исемле совет мультфильмын карадылар. Балалар пионерның кем икәнлеген белеп кенә калмадылар, пионер галстугын һәм пилоткасын да киеп карадылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International