Пионериянең 100 еллыгына багышлап Кокшан авыл китапханәсендә «Пионер учакларының ялкыны»дип исемләнгән фотозона-күргәзмә оештырылды.
"Теге» балачак китаплары барлык килүчеләрне истәлекләргәбирелергә мәҗбүр итте. Элеккеге пионерлар җырларын җырладылар һәм үзләренең пионер тормышы, Кокшан авылындагы болында кабызылган гигант учаклар турында сөйләделәр. Яшь буын кызыксынып тыңладылар, көлештеләр һәм сораулар бирделәр. Китапханәгә килүчеләр күтәренке кәеф белән таралыштылар.