Буыннар очрашуы

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Енабердино авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә кызыклы бәйрәм- пионерлар буынының укучылар белән очрашуын  үткәрделәр.

100 ел элек пионерлар оешмасы барлыкка килде, ул 70 ел дәвамында илебез балаларын берләштерде һәм оештырды. Бу-балачак һәм күп буыннар тормышы, бу безнең тарих, аны сакларга кирәк. Пионерия көне алдыннан 18 май көнне китапханәдә актив китап укучылар җыелды. Китапханәче Степанова В.С. пионерия иле турында сөйләде: пионерлар оешмасы барлыкка килү тарихы, кем алар пионерлар һәм ил тарихында нинди роль уйнаулары турында сөйләде. Балалар пионер атрибутлары, чакырулары, пионер символлары белән таныштылар, һәм, әлбәттә инде, пионер җырлары яңгырады һәм рәхәтләнеп җырладылар. Степанова В.С. балалар белән бәйрәмгә җыелган халык алдында байрак чыгару оештырды. Бәйрәм кунаклары Карпова З. В., Тихонова И. А., Скворцова Л. Н., Степанова Р. М. пионерлар буларак, пионер походларына йөрүләрен, Тимурчылык эшен оештыруларын, агачлар утыртуларын, макулатура һәм металлолом җыюны, "Аҗаган" уеннарын һәм җәйне пионер лагерьларында ничек үткәрүләрен җылы искә алдылар. Теләге булган һәркем герой–пионерлар, кызыклы маҗаралар һәм кечкенә патриотларның батырлык гамәлләре турында китап күргәзмәсе белән танышты һәм «Пионерлар оешмасының 100 еллыгы»дигән стенд янында фотога төште. Бу патриотик чара балаларга яхшылык эшләргә, үз Ватаныңны яратырга һәм аның тарихын кадерләргә кирәклеген күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International