"Бүген Менделеевск-ул, беренче чиратта, Химиклар шәһәре. Биредә республиканың иң борынгы заводы — Карпов исемендәге завод урнашкан, биредә яңа, заманча җитештерү — «Аммоний»урнашкан. Әмма бу бары тик химия тармагына гына инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, ә без күп юнәлешләрдә үсәбез, шуңа күрә производстволар урнаштырырлык махсус мәйданчыкка мохтаҗ булдык, Бүген бездә шундый мөмкинлек туды», — дип ассызыклады район җитәкчесе Радмир Беляев.
Проект-смета документларын эшләүгә 26 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Проект челтәрләр төзү буенча федераль финанслау алу өчен документларны җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Ул республика икътисад министрлыгы һәм Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә тормышка ашырылачак. Мәйдан инде билгеләнгән, участок М — 7 федераль трассасының беренче линиясе буенда, мәйданы-14 гектар. Анда 8 резидент-предприятие һәм ТОСЭРның гамәлдәге 3 резиденты урнашачак. Алар барысы да транспорт салымыннан азат ителәчәк. Инвестицияләрнең гомуми күләме якынча миллиард сум тәшкил итәчәк, Менделеевск районында яшәүче 240 кеше эш урыннары белән тәэмин итәчәк.
Беренче чиратта бүлеп бирелгән акчалар проектлауга тотылачак, 2023 елда инженерлык челтәрләрен төзүгә керешергә планлаштыралар.