19 майда Бөтенсоюз пионерлар оешмасына нигез салынуга 100 ел тулды. Дуслык һәм үзара ярдәмләшү, өлкәннәргә хөрмәт һәм бурычка тугрылык - моңа һәр совет укучысын өйрәттеләр. Пионериянең 100 еллыгы уңаеннан Песәй авыл китапханәсендә "Пионер-барлык балаларга үрнәк"дип исемләнгән күргәзмә - күзәтү оештырылды.
Күргәзмә янында балалар белән герой-пионерлар, аларның батырлыгы турында күзәтүләр, әңгәмәләр үткәрелә. Китапханәче балаларга пионер оешмалары барлыкка килү тарихы турында сөйләде, ни өчен кызыл галстук совет балалары өчен шулкадәр күп әһәмияткә ия, значок –йолдыз, пионер байрагы, отряд флагы, быргы һәм барабан кебек күп кызыклы нәрсәләр белде. Балалар рәхәтләнеп пионер галстугын һәм пилотканы киеп карадылар һәм күргәзмә фонында фотога төштеләр.