«Пионер маҗаралары яки тарих битләре буйлап күңелсез булмаган сәяхәт»пионерлар слеты

2022 елның 20 мае, җомга

19 майда бөтен ил буенча Пионериянең гасырлык юбилеен билгеләп үтәләр. Пионерлар оешмасы, 1922 елдан башлап, илебез балаларын берләштерде һәм оештырды. Бу иң массакүләм оешма иде, чөнки пионер булмаган кеше сирәк иде. Бу-балачак һәм күп буыннар тормышы, бу безнең тарих.

Нәкь шул көнне Татар Чаллысы мәдәният хезмәткәрләре  мәдәният йортында «Пионер маҗаралары яки тарих битләре буйлап күңелсез булмаган сәяхәт»дип исемләнгән пионерлар слеты үткәрде.

Чара кунаклары өлкән яшьтәге хатын-кызлардан күңелле, шаян кызларга әверелде. Элеккеге пионерларга кызыл галстуклар бәйләү дулкынландыргыч һәм тантаналы булды.  Слетта катнашучылар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, тантаналы ант сүзләрен, атрибутиканы искә төшерделәр һәм пионер җырларын башкардылар.
Китапханәдә кунаклар өчен узган чор турында искә төшерүче тематик күргәзмәләр тәкъдим ителде. Анда пионерлар, значоклар, галстук турында китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук кызыклы экспонат-1929 елның 10 гыйнварындагы 5 номерлы «Пионерская правда» газетасы булды
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International