Пионер балачагы битләре буйлап

2022 елның 20 мае, җомга

19 май-пионерлар оешмасының туган көне. Пионериягә нигез салынуның 100 еллыгына балалар китапханәсендә «Пионер балачагы битләре буйлап» дигән китап – инсталляция оештырылды, ул балаларга гаҗәеп «Пионериягә» сәяхәт кылырга һәм пионерлар хәрәкәте тарихы белән танышырга, ә өлкән буын вәкилләренә мәктәп елларын искә төшерергә ярдәм итте.

Күргәзмәдә Совет пионерлары турында материаллар һәм китаплар, шулай ук Пионериянең төп атрибутлары – галстук, барабан, пилотка, мәктәп формасы, гитара тәкъдим ителгән. Көн дәвамында китапханәчеләр күргәзмә янында күзәтү үткәрделәр, барлык теләүчеләр дә пионер учагы янында истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International