Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртә, котыру авыруы белән сезонлы зарарлану юк. Котыру-ул абсолют үлемгә китерүче аеруча куркыныч вируслы йогышлы авыру. Котыру авыруын булдырмаска гына мөмкин, авыруны дәвалау чаралары юк. Дөньяда һәр 10 минут саен котыру авыруыннан бер кеше үлә.
Ел саен Россия Федерациясендә хайваннар тешләү буенча 400 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә, аларның 250-300 меңгә якыны махсус дәвалауга мохтаҗ.
2022 елның узган чорында 1 гидрофобия (котыру авыруы) очрагы, 2021 елның шул ук чорында Россия Федерациясе халкы арасында 2 гидрофобия очрагы теркәлгән. 2022 елның узган чорында хайваннар тешләү, җәрәхәт алу буенча медицина оешмаларына 61 меңнән артык кеше (100 мең кешегә 41,80), 2021дә – 67 меңнән артык (100 мең кешегә 45,73) мөрәҗәгать иткән. Шуларның 2022 елда эт тешләүләре 42 меңнән артык (100 мең кешегә 28,91) тәшкил иткән һәм 69,1% тәшкил иткән, 2021 елда 46 меңнән артык очрак (100 мең кешегә 31,5), 68,9% тәшкил иткән.
Кеше авыру хайван тешләгәндә, яңа яраларга авыру хайванның селәгәе яки инфекцияле селәгәй белән пычранган предметлар белән бәйләнештә булганда зарарлана. Авыру йоктыру авызның, күзнең, кешенең борын куышлыгының лайлалы тышчаларына (авыру хайванының селәгәе) эләккән очракта да зарарлану мөмкин.
Шунысын белү мөһим: вирус-котыру авыруы йоктыручысы, авыруның күренекле билгеләре барлыкка килгәнчегә кадәр 10 көн кала, авыру хайванының селәгәендә булырга мөмкин.
Кеше организмына эләгеп, вирус нерв юллары буенча тарала, баш миенә җитә, анда ялкынсыну үсә, үзәк нерв системасының мөһим элементларының эшен боза, шуның нәтиҗәсендә үлемгә китерә
Котыру авыруын вакцинопрофилактика ярдәме белән һәм кыргый һәм күзәтүчесез хайваннар белән контактта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәгәндә булдырмый калырга мөмкин.
Россия Федерациясе территориясендә авыру чыганагы булып этләр, мәчеләр, кыргый хайваннардан - төлкеләр, ярканатлар тычканнар, керпеләр, бурсыклар, бүреләр тора. Авыру сыерлар, сарыклар, атлар, кимерүчеләр белән элемтә нәтиҗәсендә зарарлану сирәк күзәтелә.
Зарарлануны ничек кисәтергә:
1. Кыргый хайваннар белән элемтәдән качу.
Теләсә кайсы кыргый яки ерткыч хайван тыныч, сәламәт, һәм ягымлы булса да, потенциаль куркыныч! Урманда төлкене, бурсыкны очратсагыз - аларны кулга алмагыз, ашатмагыз һәм өйгә алып килмәгез! Таныш булмаган хайваннар белән элемтәгә керергә ярамаганлыгын балаларга аңлатыгыз, бакча кишәрлегенә кергән керпе дә, йорт чормаларында яшәүче ярканталар да паркта очраган тиен дә куркыныч тудыра.