19 май-пионерия көне, ә 2022 елда Бөтенсоюз пионерлар оешмасы оешуга нәкъ 100 ел тулды. Бер гасыр узды, әмма "Пионерия көне" үзенең актуальлеген югалтмый һәм аны илебездә дәвам итәләр. Әлеге истәлекле дата кысаларында Тойгуҗа авыл китапханәсендә танып-белү әңгәмәсе һәм китап күргәзмәсе оештырылды.