Әти, әни, мин-имин гаилә

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

20 май көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре бик мөһим темага багышланган «Әти, әни, мин – имин гаилә» дип исемләнгән интеллектуаль гаилә уенын үткәрделәр.

Уенда өч команда катнашты: "Җәяүле" (Монай авыл җирлегеннән Колесниковлар гаиләсе), "Светофорик" (Менделеевск шәһәреннән Петровлар гаиләсе) һәм "Зебра " (Менделеевск шәһәреннән Колпаковлар гаиләсе ). Жюри составында «Менделеевск районы буенча Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге башлыгы Халикова Мәликә Ибраһим кызы, «ҮКС» МБУК директоры Красноперова Людмила Федоровна, Үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Ермакова Әлфия Фәнис кызы бар иде. Командалар китапханәче Казакова Л. М. тәкъдим иткән «Разминка», «Сайла һәм аңлат», «Син – пассажир», «Өй эше», «Белемлеләр», «Кроссворд», «Сез ышанасызмы?» , "Үз уеның" һәм «Дүртенчесе артык" уеннарында катнаштылар. Нәтиҗәдә, беренче урынны Колпаковлар гаиләсе, икенче урынны Колесниковлар гаиләсе, өченче урынны Петровлар гаиләсе алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International