21 май көнне Актаҗик авыл клубы территориясендә Татарстан Республикасының Вятка-Кама төбәгендә яшәүче мари хатын - кызларының "Туган як матурлыгы" дип аталган костюмнар фестивале булып узды.Әлеге фестиваль Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елына багышланган иде. Бәйрәмдә Татарстанның төрле районнарыннан 13 коллектив һәм Киров өлкәсеннән ("Кильмезь мари"ансамбле) катнашты. Бәйрәм бик күңелле үтте!