С.Гассар исемендәге мәдәният йортында «Әни, Әти, Мин – имин гаилә»дигән район чарасы узды. Конкурсны Менделеевск районы үзәкләштерелгән китапханәсе оештырды.
Берничә гаилә командасы юл хәрәкәте өлкәсендә иң яхшы белемнәргә беренчелектә ярыштылар. Оештыручылар катнашучылар өчен ярышларның төрле этаплары: визитка, викториналар һәм башка ребуслар әзерләделәр. Балалар һәм ата-аналар юл йөрү кагыйдәләрен яхшырак үзләштереп кенә калмадылар, ә бу көнне бергәләп күңелле дә үткәрделәр, бу гаилә өчен бик мөһим. Очрашу ахырында «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең район буенча профилактика бүлеге начальнигы М. И. Халикулова ата-аналар ярдәменнән башка дөрес җәяүле тәрбияләү һәм балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү мөмкин түгел, чөнки нәкъ менә алар үз балалары өчен үрнәк булырга тиеш дип илгеләп үтте
Барлык ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланды һәм дипломнар, медальләр бүләкләр белән бүләкләнде.