Менделеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) искә төшерә
йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга айлык пособие-түбән табышлары булган Россия гаиләләренә дәүләт ярдәме чарасы.
Пособие йөклелекнеп беренче 12 атнасында медицина оешмасында исәпкә баскан, гаиләдә бер кешеге айлык кереме җан башына төбәк яшәү минимумыннан артмаса, РФ территориясенде яшәүче йөкле хатын-кызларга билгеләнә.
Түләү түбәндәге очракларда билгеләнә:
йөклелек вакыты 6 атнадан;
медицина оешмасында теркәлү йөклелекнең беренче 12 атнасында булды;
гаиләдә бер кешегә айлык керем җан башына төбәк яшәү минимумыннан артмый;
гаилә милке күчемле һәм күчемсез милеккә карата таләпләрдән артмый;
мөрәҗәгать итүче РФдә яши.
Пособиене билгеләүдән баш тарту өчен түбәндәге очраклар нигез булырга мөмкин:
әгәр гаиләдә бер кешегә айлык керем күләме җан башына төбәк яшәү минимумы күләменнән югарырак булса;
әгәр гаризада дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүматлар булса. Бу очракта сез җитмәгән документларны 5 эш көне эчендә китерә аласыз;
әгәр мөрәҗәгать итүче тиешле документларны 5 эш көне эчендә тапшырмаган булса;
әгәр гаилә милкендә күчемле һәм күчемсез милеккә карата таләпләрдән артып киткән мөлкәт бар икән;
әгәр хатын-кыз йөклелек чорында медицина оешмасына йөрми икән;
әгәр хатын-кыз бала тапкан яки йөклелекне өзгән икән;
пособие алучы үлгән очракта.