Татарстан Республикасында «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты тормышка ашырыла, аның төп максаты-балаларны укудан буш вакытларында танып-белү һәм мәдәни ял итүгә җәлеп итү. Әлеге проект ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында тормышка ашырыла. 23 май көнне С.Гассар исемендәге мәдәният йортында «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проектының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Чараны алып баручы балалар китапханәсенең баш китапханәчесе Казакова л.м. иң мәдәни укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны бүләкләү өчен сәхнәгә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары К.Г.Макаровны чакырды. Бүләкләр мәдәният идарәсе һәм «Юность»кинотеатры тарафыннан бирелде. Бүләкләү тантанасын «Шаян» халык бию ансамбле, «Ля-ля-фа» вокаль-эстрада студиясе, «Аккорд»вокал төркеме чыгышлары тулыландырды. 1 июньдә Халыкара балаларны яклау көнендә «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проектында «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» номинациясендә җиңүчеләр «Әкият» балалар үзәгенә барачаклар, анда аларны республика дәрәҗәсендә бүләкләячәкләр: Шәяхмәтова Рената, Ануфриева Алисә, Эвелина Давыдова һәм Петрова Анастасия.