Мин тылсымчы булып эшлим

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Саулык» тернәкләндерү үзәге ветераннары өчен шагыйрь Лев Иванович Ошанинның тууына 110 ел тулу уңаеннан «Мин тылсымчы булып эшлим» дигән музыкаль – шигъри сәгать үткәрделәр.

Ул 70тән артык шигъри җыентык, шигырь повестьлары һәм пьесалары авторы. Ошанин Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале лауреаты. Чарада Ошанин шигырьләре һәм җырлары яңгырады: «Раздумья»«Я и ты», «Песенка моего друга», «Течет река Волга», «Просто я работаю волшебником». Катнашучылар шагыйрьнең тормышыннан кызыклы мисалларны белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International