24 майда бөтен славян дөньясы бөек бәйрәм - Славян язуы һәм мәдәнияте көнен билгеләп үтә. Әлеге дата кысаларында Ижевка авыл мәдәният йортында "Әлифба кайдан килде"дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Әңгәмә һәм презентация барышында Ижевка урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары борынгы язма төрләре турында белделәр, видеоролик карадылар, Кирилл һәм Мефодийның биографиясе белән таныштылар, заманча әлифбаның ничек килеп чыгуы турында белделәр. Чара ахырында мультфильм карадылар.