Татарстанның 25 меңнән артык гаиләсе түбән керемле гаиләләр өчен яңа түләү алды

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Президент йөкләмәсе буенча керемнәре аз булган гаиләләр өчен яңа түләүне 8-17 яшьлек балалары булган 25 мең татарстанлының ата-аналары алган, аларның 8,5 меңнән артыгы «күп балалы гаилә»статусына ия. Татарстанда гаиләләргә 625 млн. сумнан артык акча түләнгән инде.

Кагыйдәләр буенча, түләү өчен гаризалар 30 эш көненә кадәр каралырга мөмкин. Гаилә кабул ителгән карар турында шәхси кабинетка тиешле хәбәрнамә алачак. Түләү хупланган очракта, акча гариза бирүче счетына 5 эш көне эчендә күчәчәк.

Түләү өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, РПФ һәм КФҮ клиент офисларында бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, түләү гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктә яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта, гаиләнең милке билгеләнгән таләпләрдән артмаган очракта, ә ата-аналарның расланган кереме яки аның булмавының нигезле сәбәбе булган очракта, гаиләләргә ихтыяҗны комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча билгеләнә.

Яңа түләү күләме дә ата-аналар кеременә бәйле, ул Татарстанда  яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% ын тәшкил итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International