Әльфия Когогина: хөкем ителгән кешеләргә такси һәм җәмәгать транспортында эшләүне тыю инициативасы пассажирларны яклый

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Дәүләт Думасы кайбер авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгән кешеләр өчен такси һәм җәмәгать транспорты белән идарә итүне тыю турында төзәтмәләр кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Инициатива Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча әзерләнгән һәм гражданнарның тормыш һәм сәламәтлек өчен куркынычларны киметүгә юнәлдерелгән. Кызганычка каршы, бүген пассажирларның адекват булмаган машина йөртүчеләр, шоферлар сафына эләккән куркыныч җинаятьчеләр аркасында зыян күрергә мөмкин булуы сирәк күренеш түгел».

Җиңел таксилар белән идарә итүгә турыдан-туры бәйле хезмәт эшчәнлеге түбәндәге җинаятьләрне кылган өчен хөкем итү  бетерелмәгән яки  хөкем ителгән затларга рөхсәт ителми: үтерү, аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү, кеше урлау, талау, шәхеснең җенси кагылгысызлыгына һәм җенси ирегенә каршы җинаять, иҗтимагый куркынычсызлыкка каршы җинаять, конституция төзелеше һәм дәүләт иминлеге нигезләренә каршы җинаять, тынычлык һәм кешелекнең иминлегенә каршы җинаять.

"Төзәтмәләр нигезендә, хәзер андый кешеләр такси, шулай ук җәмәгать транспорты: автобуслар, трамвай, троллейбус, метро поездлары шоферлары була алмый. Барыннан да элек, закон проекты пассажирларны яклауга юнәлдерелгән", - дип билгеләде Когогина.

Әлеге җинаять кылуда шикләнелүче машина йөртүчеләрне эш бирүче, хокук саклау органнарыннан тиешле мәгълүмат булган очракта, җинаять эшенең бөтен чорына эштән читләштерергә тиеш булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International