Роспотребнадзор: маймыл чәчәк авыруы турында

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Маймылларда чәчәк авыруы –сирәк очрый торган вируслы инфекция. Кешеләргә дә йога. Гадәттә чир җиңел кичерелә: кеше инде берничә атна эчендә тулысынча савыгырга мөмкин. Шулай да йогышлы авыруның төрле органнарга бәрү куркынычы бар. Белгечләр басым ясап әйткәнчә, маймылларда чәчәк чире җенси юл белән күчә торган инфекция булып саналмаса да, чирле кеше белән тыгыз элемтәдә булганда, йогарга мөмкин.

Маймыл чәчәк вирусының ике төп штаммы билгеле – Үзәк һәм Көнбатыш Африкада чыккан. Нигериядән Британиягә кайткан тәүге ике пациент Көнбатыш Африкада таралган маймыл чәчәк чирен йоктырган дип фаразлана. Ул гадәттә җиңел формада үтә. Авыруның беренче билгеләре –югары тән температурасы, баш авыртулар, аркада һәм мускулларда авыртынулар һәм хәлсезлек. Бизгәк кимүгә таба тәнгә кычыта торган тимгелләр чыга, тәүдә биттә, соңыннан тәннең башка өлешләренә, шул исәптә аяк-кулларга тарала. Ахырда тимгелләр кутырлый, кутырлар коела, сирәк очракларда тимгелләр урынында эзләр кала. Чир 2-3 атна дәвам итә һәм еш кына үзеннән-үзе үтә.

Натураль чәчәк чире һәм маймыл чәчәк авыруы бер үк Poxviridae вируслар гаиләгә карыйлар. Чәчәге авыруы авыр (20-90% очракларда үлемгә китерүче) чир булып саналса да, маймыл чәчәк авыруы ул кадәр хәвефле түгел һәм кеше аның белән катлаулы формада сирәк чирли. Кешедән кешегә йогу ихтималы да түбән дип санала.  Башлыча инфекция кабыну очраклары Үзәк һәм Көнбатыш Африка илләренең тропик урманнарга якын  урнашкан төпкел авылларында  теркәлә.

Халык арасында санитар агарту үткәргәндә түбәндәге риск факторларына аерым игътибар бирергә кирәк:

Хайваннан инфекцияне тапшыру куркынычын киметү. Эндемияле районнарда инфекция тапшыруны булдырмау буенча тырышлык, беренчедән, кимерүчеләр һәм приматлар белән теләсә нинди контактны төшереп калдыруга һәм, икенчедән, кан һәм ит белән турыдан-туры элемтәләрне чикләүгә, шул исәптән азык-төлек продуктларын азык-төлек кулланыр алдыннан җентекле термик эшкәртү зарурлыгына юнәлтелергә тиеш. Авыру хайваннар яки аларның инфекцияле тукымалары белән эш иткәндә, шулай ук суйган вакытта перчаткалар һәм башка тиешле саклау киеме кияргә кирәк.
Кешедән инфекцияне тапшыру куркынычын киметү. Маймыл чәчәк авыруы белән йогышланган кешеләр белән тыгыз физик бәйләнешләрдән котылырга кирәк. Авыру кешеләрне караган вакытта перчаткалар кияргә һәм саклану чараларын кулланырга кирәк. Авыру кешеләрне караганнан соң яки аннан соң мондый кешеләргә даими рәвештә кул юарга кирәк. Авыруларны өйдә аерым бүлмәдә тотарга яки дәвалау учреждениесенә  итәргә киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International