"Менделеевск яңалыклары" редакциясендә эш визиты белән район җитәкчесе Радмир Беляев булып китте

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

"Менделеевск яңалыклары" редакциясендә эш визиты белән район җитәкчесе Радмир Беляев булып китте. Ул матбугат басмасының тарихы белән танышты һәм районның журналистлар бергәлеге белән аралашты.

«Татмедиа» АҖ филиалы җитәкчесе Джулия Искәндәрова редакция буенча экскурсия үткәрде, газетаның төрле этаплары, аның җитәкчеләре турында сөйләде. Радмир Илдар улы шәһәр көненә багышланган конкурс кысаларында стенгазета күргәзмәсен игътибар белән карады, «АйдавМедиа»мәктәбенең яшь журналистлары белән аралашты. Редакция хезмәткәрләре үз эшләре, проектлары турында сөйләделәр.

Очрашу ахырында журналистлар Радмир Беляевка үз сорауларын бирә һәм якын арада Менделеевск районының үсеш перспективалары турында белә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International