Россия эшмәкәрләре көне

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Россия эшмәкәрләре көне! Бу көн белән иң булдыклы кешеләрне - тиз арада яңа чишелешләр табучыларны, үз-үзен һәм тирә-юньне үстерүчеләрне котлыйм!

Татарстан-ил күләмендә кече һәм урта бизнесны үстерү буенча лидерларның берсе. Күптән түгел булган казанышларның берсе-бизнеска минималь административ басым буенча Россия бизнес-омбудсмены Борис Титовның рейтингына эләгүе: төбәктә эшмәкәрләргә  уңышлы эшләү өчен барлык шартлар да тудыралар.
Менделеевск-химиклар шәһәре. Менделеевск-булдыклы, инициативалы, амбициоз кешеләрнең тарихи яшәү урыны. Аларга ярдәм итү өчен безнең команда районда эшмәкәрлек буенча Совет оештырды. Советның бурычы-бизнес-бергәлеккә ярдәм итү буенча оператив карарлар эшләү. Бүгенге көндә актуаль проектларның берсе - "Менделеевск 2.0" сәнәгать паркын булдыру. Бу зур башлангыч: салым преференцияләре һәм ташламалары булган 14 гектар мәйдандагы махсус территория, аны мин бизнес үсеше өчен идеаль җирлек дип атар идем. 
Россия эшмәкәрләре көнендә эшкуарларны «Менделеевск 2.0»резиденты булырга чакырам.
Барыгызга да уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International