"Иминлек әлифбасы"

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Балалар интерактив уенда катнаштылар. «Светофори» һәм «Җәяүлеләр» командалары юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә көч сынашты. Тәрбияләнүчеләр чират буенча (һәр команда) түбәндәге сорауларга җавап бирделәр: «Артыгын тап», «Транспорт төрләре», «Юл билгеләре һәм аларның төркемнәре». Әлбәттә хәрәкәтле уеннарда, спорт эстафетасында катнаштылар. Чара ахырында балалар алдында «ЮХИДИ»  ДБУ профилактикалау бүлеге башлыгы  М. И. Халикулова чыгыш ясады. Киләсе җәй, каникуллар һәм җәйге чорда үтәргә кирәк булган кагыйдәләр турында искә төшерде: велосипедта, самокатта, роликларда йөргәндә  юл йөрү өлешенә чыкмау, яктылыкны кире кайтаручы элементлары булырга кирәклеге турында. «Дорожная мозаика»» китапларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International