Менделеевск Үзәк китапханәсе район китапханәчеләре арасында игълан иткән “Фотогеничная библиотека” конкурсы кысаларында Бәзәкә китапханәсе “Мәңгелек хәзинә”дигән фотозона әзерләде.
2022 ел - Россия халыклары мәдәни мирасы елы. Аның максаты - илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын, этномәдәни күпкырлылыкны саклап калу. Без – татарлар. Татар гомер-гомергә тырыш, эшчән, кунакчылхалык булган, матурлыкка омтылган. Матурлап киемнәр тегеп, аларга матур бизәкләр ясап, чигеп киенгәннәр алар: аякларында матур итеп бизәлгән читекләр, башларында чигелгән түбәтәйләр, калфаклар булган. Шулай ук, кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән татар хатыны ашъяулык, сөлге, намазлык чиккән, тула баскан, келәм, палас тукыган. Чиста-пөхтә йортын шулар белән бизәп гаиләсе өчен уңай мохит тудырган ул. Китапханәче Ф. Бәшәрова әзерләгән фотозонада Бәзәкә хатын-кызларының буыннардан-буыннарга күчеп килгән, халкыбызның рухы, кул һәм җан җылысы сакланган милли ядкарьләре белән беррәттән гасырлар аша узып безнең көннәргә килеп җиткән әдәби мирасы да урын алды. Әлеге фотозона халкыбызның рухи мирасын саклауга, борынгы заманнардан ук килгән күңел җәүһәрләрен хәзерге буынга җиткерү максатыннан чыгып эшләнде. Мәдәни мирас шулай буыннан буынга күчә барса гына яши, саклана ул.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)