Гжель стилендә савыт-саба бизәү буенча күргәзмә һәм мастер-класс

2022 елның 27 мае, җомга

Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Ижевка мәдәният йортының  музей почмагында мәдәният йорты директоры Валентина Пономарева гжель стилендә савыт-саба бизәү буенча күргәзмә оештырды һәм мастер-класс әзерләде.Иҗади чарада Ижевка урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары катнашты. Бизәкләр ясауга керешкәнче, танып-белү әңгәмәсе булды. Балалар әлеге халык һөнәренең барлыкка килү тарихы, аның төрләре, үзенчәлекләре турында белделәр. Үзләрен халык остасы ролендә сынап карау идеясе балалар күңеленә хуш килде. Балалар үзләре ошаган рәсемнәрне сайладылар һәм бизәкләр буядылар. Эшләр төрле һәм матур килеп чыкты. Шулай ук күргәзмәдә авыл халкы һәм кунаклары да булды. Мондый чара балаларны һәм өлкәннәрне чын-чынлап рус иҗатына җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Һичшиксез, гжель стилендәге савыт — саба, сувенирлар һәм уенчыклар- бүгенге көндә дә бөтен дөньяда бик кадерле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International