29 май көнне Монай авыл мәдәният йортында Химик көненә багышланган танып-белү чарасы узды.
Клуб хезмәткәрләре «Вулкан ату», «Серле шәм», «Атлап баручы салават күпере», «Лава-лампа», «Төсле шартлау» һ.б. химик тәҗрибәләр үткәрделәр. "Фәнни лаборатория" кайнап торды, ә тамашачылар әлеге хәлне кызыксынып күзәттеләр. Балаларга химия лабораториясендә тәҗрибәләр ясауда катнашу бик ошады.