27 май көнне Камай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Камай төп гомуми белем бирү мәктәбе" нең мәктәпкәчә төркеме белән берлектә "Минем беренче чыгарылыш кичәсе" дигән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Чыгарылыш кичәсе-бала тормышында чын-чынлап җитди вакыйга. Олы тормышка беренче баскыч . Чыгарылыш кичәсе җылы, дустанә шартларда үтте. Балалар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырлар җырладылар. Ә тагын компьютер вирусы Троян белән көрәштеләр, ул аларның дипломнарын урлады . Балалар аны зирәклекләре һәм күңелле көлүләре белән җиңә алдылар һәм дипломнарын алдылар. Соңыннан балаларга чыгарылыш сыйныф укучылары дипломнары тапшырылды һәм һава шарларын күккә очырдылар.